Түбән Кама районында август конференциясе кысаларында гаилә белгечләре өчен секция утырышы узды

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Мәгариф учреждениеләре гаилә институтын ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга зур өлеш кертәләр. Түбән Кама муниципаль районында 2013 елдан башлап «Җаваплы ата-аналар мәктәбе» муниципаль программасы гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында гомуми белем бирү оешмаларының өлкән сыйныф укучылары һәм урта махсус белем бирү учреждениеләренең беренче курслары өчен «Гаилә белеме» курсы эшләп килә. Дәресләрне бу курс буенча квалификация үткән педагоглар алып бара.

Баки Урманче исемендәге 2 нче Гимназия базасында август конференциясе кысаларында «Гаилә белеме» курсын алып баручы педагоглар өчен секция утырышы узды. Анда гаилә белгечләре дәресләр үткәрүнең иң яхшы практикалары белән уртаклаштылар. ГХАТ идарәсе башлыгы Гүзәл Сәгыйтова һәм «Мәгариф үзәге» директоры Резеда Җалолова «Иң яхшы методик эшләнмә» конкурсында җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләделәр.

Гаилә белеме дәресләренең мөһимлеген укытучылар гына түгел укучылар да билгеләп үтә. Чөнки аларның киләчәктә үз гаиләләрен булдырып, шушы алган белемнәрен кулланасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International