Түбән Кама муниципаль районында Әтиләр көненә багышланган «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

Бу якшәмбе, 15 октябрьдә, Әтиләр көне билгеләп үтеләчәк. Чираттагы «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресендә балалар белән гаиләдә әтиләрнең роле турында сөйләштеләр. Балалар гаилә турында табышмаклар чишеп, «Мин булачак әти» темасына дискуссиядә катнашып, «яхшы» һәм «начар» әти дигән фикерләре белән уртаклашып, гаиләнең төп кыйммәтләрен билгеләп үттеләр. Аннары традицион рәвештә ГХАТның нәрсә икәне һәм гражданлык хәле актларының нинди төрләре булу турында сөйләштеләр. Дәрес азагында балалар, яхшы әти булу – һәр ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International