Мин - Россия гражданы

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

Бүген, 2023 елның 11 октябрендә, әтиләр көне алдыннан 14 яшьлек арчалыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Паспортларны аеруча әһәмиятле даталар буенча тапшыру районда яхшы традициягә әверелде.

Тормыштагы беренче документ белән бергә яшь гражданнар илебезнең төп законы-РФ Конституциясен дә алдылар.

Паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Г.Т.Галләмова тапшырды.

Район башлыгы И.Г.Нуриев исеменнән сәламләү сүзе һәм котлау белән район хатын-кызлар советы рәисе А. М. Гатауллина яшь гражданнарга мөрәҗәгать итте һәм аларга һәрвакыт һәм һәр җирдә горурлык белән гражданин исемен йөртергә, яхшы укырга һәм эшләргә теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International