Балтач муниципаль районында Өлкәннәр көне уңаеннан, 1 октябрьдан 10 октябрьга кадәр изгелек һәм мәрхәмәт декадасы уздырылды. Декаданың соңгы көнендә Балтач мәдәният үзәгендә йомгаклау чарасы буларак, районыбызның өлкән буын вәкилләре өчен күркәм бәйрәм тантанасы оештырылды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин һәм муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллиннар да катнашып, өлкәннәребезгә ихлас теләкләрен җиткерделәр. Күркәм бәйрәм барышында җитәкчеләребез алтын туй даталарын билгеләп узган парлы гаиләләребезне дә тәбрикләп уздылар, 50 ел иңне-иңгә куеп яшәгән өлкәннәргә киләчәктә дә хәерле парлы картлык теләделәр.