6 октябрьдә Чирмешән район мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган зур концерт узды

2023 елның 6 октябре, җомга

Бу көнне кадерле һәм хөрмәтле ветераннарны хөрмәтләделәр.

Котлау сүзе белән ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Җамалетдинов Илнур Миңсәгыйт улы, шулай ук ТР Чирмешән муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Миләүшә Батыршина, район ЗАГС бүлге начальнигы Закирова Гөлназ Әюп кызы, ТР Хезмәт һәм мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Әхмәдуллина Рушания Солтан кызы чыгыш ясады.

Шулай ук иҗтимагый эш өчен, Татарстан сугышчыларына риясыз ярдәм күрсәткән өчен, өлкән яшьтәге гражданнарны кайгырткан һәм аларга игътибар иткән өчен, гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм пропагандалаган өчен лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Әминә Галимова, Ринат Гарифуллин, Рузилә Булатова, Флорид Гыйздәтуллин, «Самант» вокаль ансамбле, «Ивушки» рус халык вокаль ансамбле, Анна Иванова, Кира Шишова, "Планета красок"  хореография коллективы, шулай ук конферансның яшь йолдызлары Раяз Баһаутдинов, Ләйлә Сәхабиева һәм Ралина Әхтәмовалар чыгыш ячады.

Чирмешән авылыннан Николай һәм Венера Герасимовлар да бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары иделәр. Гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм пропагандалаган өчен аларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Герасимовлар сапфир туйларын билгеләп үткәннәр.

- Май аенда туй итсәң, гаилә тормышы да матавыклы, мәшәкатьле була дигән әйтем бар русларда. Ходайга шөкер, 45 ел гомер итәбез, дүрт бала тәрбияләдек, безне сигез онык сөендерә, - диде Венера Валентиновна. – Бер вакытта да ачуланышмадык, дип әйтүчеләргә ышанмыйм, ул әкияттә генә шулай була. Әни савыт-саба да тавыш чыгара дия иде. Бары тик сабыр булырга һәм тиешле вакытта бер-береңә юл куя белергә кирәк.

- Гаиләдәге “һава торышы” хатын-кыздан тора, - дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы Александр Николаевич.

Герасимовлар хезмәт юлларын “Красный Октябрь” колхозында башлап җибәргәннәр. Инде күптән лаеклы ялда булсалар да, әле дә эшлиләр – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә хезмәт куялар.

Быел гаилә бәйрәмнәренең 55 еллыгын билгеләп үткән Леонид һәм Зинаида Кобылиннар (Казанка) һәм алтын туйларын уздырган Александр һәм Любовь Пестовлар гаиләләренә дә (Чирмешән) район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International