Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында юбилярлар

2023 елның 7 октябре, шимбә

2023 елның 7 октябрендә Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында матур гаилә тормышы алып барган зөбәрҗәт туйлары белән Булат Галимуллович һәм Флюра Мөхәрәмовна Галиуллиннар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Юбилярлар кызлары Люция, уллары Айрат һәм киленнәре Гүзәлия белән күп еллар төп нигездә яшиләр. Аларның 2 оныгы бар. Айрат белән Гүзәлия дә фарфор туйларын билгеләп үттеләр. Галиуллиннарның гаилә берлеге имзалар белән ныгытылды һәм традиция буенча медальләр белән алмаштылар.

Әгәр элек, үзләренең тырышлыгы, әдәплелеге белән ата-аналар өйдә күңел җылысы һәм уңайлык тудырган, тәмле ризыклар әзерләгән, балаларны тәрбияләүдә ярдәм иткән булсалар, хәзер алар белән яшәүче балалардан һәм оныклардан җылылык һәм мәхәббәт алалар.

Районның хатын- кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. район башлыгы И.Г.Нуриев исеменнән истәлекле бүләк һәм котлау адресы тапшырды, җитәкченең районның мондый гаиләләре белән горурлануын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International