2023 елның 06 октябрендә Балык Бистәсе районының 1 нче гимназиясендә «Гаилә. Гаилә кыйммәтләре» дәресе булып узды, анда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова катнашты. Дәрескә Шәвәлиевлар Рафаэль Мәхмүт улы һәм Наилә Габделхак кзы гаиләсен чакырдылар, алар 2023 елда 50 ел никахлашуны билгеләп үттеләр.
"Илле ел бергә яшәп, без ышанычлы итеп әйтә алабыз, безнең бәхетле никахның сере үзара мәхәббәт, аңлау, ярдәм итү, шулай ук гафу үтедә. Яшьләргә киңәшебез - икенче яртыгызга ышаныгыз һәм чит кеше фикеренә колак салмагыз!” - дип, гаилә бәхетенең серләре белән уртаклашты Рафаэль Мәхмүт улы.
Укучылар гаиләне юбилей белән котладылар, шигырьләр сөйләделәр. Очрашу җылы атмосферада узды.