Мамадыш районы ГХАТ бүлеге «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә район үзәк хастаханәсенең гинекология бүлегендә яткан йөкле хатын-кызларны котладылар

2023 елның 6 октябре, җомга

Быелдан Россиядә яңа матур бәйрәмне - йөклеләр көнен билгеләп үтәләр. Аны елына ике тапкыр – 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә бәйрәм итү каралган. Яңа бәйрәмнең максаты - җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру хисабына тууны арттыруга ярдәм итү.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә район үзәк хастаханәсенең гинекология бүлегендә яткан йөкле хатын-кызларны котладылар.

"Йөкле хатын-кыз-милләтнең өмете, бу безнең киләчәгебез. Ана булуны, тууны, җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне саклау - дәүләтебезнең төп бурычларының берсе.", - дип билгеләп үтте Мамадыш ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова. Ул хатын-кызларны баланың беренче документын алу алгоритмы, «бала тууы» суперсервисы белән таныштырды һәм аларга дәүләт хезмәтләре аша туу турында гаризаны җиңел бирергә ярдәм итәчәк мәгълүмат буклетлары таратты.

Ландыш Әлфәт кызы һәм «Бердәм Россия» партиясенең бүлек җитәкчесе Лилия Салимова һәр йөкле хатынга алма тулы кәрзин тараттылар, бала җиңеллек белән табуны һәм сәламәт бала табуны теләделәр.

Шулай ук һәр булачак әнигә ЗАГС бүлеге тарафыннан әзерләнгән " Әни, мин синең белән очрашуны көтәм! Мин беләм син дөньядагы иң яхшы әни булырсың!» дип имзаланган открыткалар таратылды.

Хатын-кызларның, шулай ук гинекология бүлеге коллективының рәхмәт сүзләре бу бәйрәмнең аеруча актуаль булуын күрсәтә. Һичшиксез, йөкле хатын статусының мөһимлеген актуальләштерү, аның хәлен кайгырту һәм ярдәм таләп итүче дип тану социаль сәясәтнең яңа һәм кирәкле юнәлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International