2023 елның 06 октябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Матросовлар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлгән. 2023 елда бу Чистай районында 3 нче пар игезәк.
Артем Владимирович һәм Екатерина Сергеевна яңа туган улларына Даниил һәм Егор дип исем кушканнар! Өйләрендә малайларны Дарина апалары көтә! Гаиләгә һәм балаларга ныклы сәламәтлек!
ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушева яңа туган балаларның ата-аналарына туу турында таныклыклар һәм истәлекле бүләк тапшырды.