2023нче елның 2 октябрьдән - 4 октябренә кадәр Казанда КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Граждан хәле актларын теркәү» өстәмә һөнәри белем программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Курсларда Татарстан Республикасының 15 районыннан 35 ЗАГС хезмәткәре катнашты.
"Укудан бик яхшы тәэсирләр калды. Барысы да дөрес, барысы да аңлаешлы. Конфликтлар белән тема аеруча файдалы булды, чөнки без халык белән даими аралашабыз, эшлибез”, - дип үз фикере белән уртаклашты Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова.