Көзнең беренче ае районга 14 нарасый бүләк иткән. Туган балаларның - алтысы кыз бала, сигезен малайлар тәшкил итә.
Исемнәргә килгәндә исә, алар үзләренең матурлыгы, төрлелеге белән һәрчак сөендереп, гаҗәпләндереп торалар. Елның тугызынчы ае Иван, Лука, Умар, Билал, Мансур, Әмир, Раяз, Рифат, Рәлинә, Айсылу, Адилә, Самира, София, Лаура кебек исеменәр белән истә калачак Иң яшь әниебезгә һәм иң яшь әтиебезгә – 21-шәр тулган. Иң өлкән әнигә – 38, ә иң өлкән әтигә – 51.