Питрәч районы ГХАТ бүлегендә 2023 елда икенче игезәкнең тууын тантаналы теркәү

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2023 елда икенче игезәкнең, бу юлы кызларның тууын тантаналы рәвештә теркәделәр.

Котлауларны бәхетле әни Альбина Илнур кызы кабул итте. Әти-әнисе 30 октябрьдә дөньяга килгән яңа туган балаларга Сәмирә һәм Эсмира дип исем кушканнар. Бүлек башлыгы ата – аналарны гаилә тормышындагы мөһим вакыйга белән котлады, балаларның беренче документларын-туу турында таныклыкларын тапшырды. «Бердәм Россия» партиясенең Питрәч җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Екатерина Сорокина гаиләгә тынычлык, игелек, иминлек теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International