Һәр чәршәмбе, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда җылы һәм күңелгә үтеп керерлек чара – ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы үткәрелә.
2023 елның 4 октябрендә сертификатларны Чаллы гаиләләре ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм социаль фонд җитәкчесе Руслан Раиф улы Шәңгәрәев тапшырдылар һәм котладылар.