Көзге календарьда рәхмәт сүзләрен әйтергә, өлкән буын кешеләренә аеруча сизгер һәм игътибарлы булырга теләгән махсус дата бар ‒ бу 1 октябрь. Татарстанда бер көн генә түгел, ә өлкән буын декадасын үткәрү традициягә әверелде.
2023 елның 4 октябрендә МКУ ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова хезмәт ветераннарын бәйрәм белән җылы котлады, нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм тормышта мөмкин кадәр күбрәк шатлыклы мизгелләр теләде!
Кадерле ветераннарыбыз! Күңелегездә яшь, яңалыкка ачык булыгыз, чөнки яшь — ул сан гына, ә иң мөһиме — күңел халәте һәм кәефе!