Иске Шигали авылыннан Андрей һәм Юлия Граховлар гаиләсендә көтеп алынган кыз бала туган. Бу инде гаиләдә өченче бала һәм бу ел башыннан Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә теркәлгән йөзенче бала. Бәхетле әти-әни балага Василиса дигән матур тсем бирделәр. Василиса тугач, гаилә «күп балалы» статусын ала.
2023 елның 3 октябрендә бәхетле ата-аналар баланың беренче документын-туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк алдылар.