Сарман муниципаль районында гаилә тормышының алтын юбилярлары

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Бүген өлкәннәр декадасында «Ныклы гаилә», "Гаилә-Тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова Фәрит һәм Зәкия Зәкиевләрне Алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге секретаре Ләйсән Мортазина туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International