Баулы район ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда 20 туу турында акт теркәлде

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Баулы район ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда 20 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 12 сы малайлар, 8 кызлар. 5 бала гаиләдә беренче булып, 4 – икенче, 10 - өченче, 1 – дүртенче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур исемләр кушалар. Мәсәлән, сентябрь аенда Әмир, Азамат, Глеб, Данияр, Иван, Мирон, Матвей, Нурлан, Рамир, Самир, Тамерлан, Амелия, Айлин, Имилия, Приора, София, Сөмбел, Элина, Ясминә дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага 19, ә иң яшь әтигә – 22 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 45 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 5 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 21 яшь һәм иң яшь кияүгә 25 яшь, иң олы кияүгә – 45, кәләшкә – 42 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International