Чистай районында дүрт йөзенче бала теркәлгән

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

ЗАГС Чистай бүлегендә 07 ноябрь көнне 400 бала тууны дәүләт теркәвенә алдылар. Баланың тууы һәр гаилә тормышында һәрвакыт иң бәхетле һәм якты вакыйга.

Рамазан һәм Ләйсән Гыйләҗевлар былтыр Чистай никахлашу сараенда никахларын теркәгәннәр. Ә быел яңа туган гаиләдә беренче бала - кызлары Эмилия туды!

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева яшь әтине котлады, туу турында таныклык, истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International