Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

2023 елның 3 ноябре, җомга

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!

Бу бәйрәмнәр – безнең уртак тарихыбызның һәм сәяси мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның бердәмлеген күрсәтү.

Милләтара һәм конфессияара татулык, үз иле өчен горурлык, рухи-әхлакый нигезләргә һәм традицияләргә тугрылык, тынычлыкка һәм иҗатка омтылу – әлеге берләштерүче принципларда хәзерге Россиянең җәмгыяте үсеш ала.

Туган республикабызның һәм бөтен Россиянең чәчәк атуы хакына башкарылган игелекле эшләрдә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм яңа уңышлар телибез! Гаиләләрегездә һәрвакыт гармония һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

ГХАТ идарәсе коллективы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International