Дәүләт Советы ГХАТ органнары структурасын камилләштерү турында закон проектын кабул итте

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, документны тәкъдим итеп, закон проектының Татарстан Республикасында ГХАТ органнары эшчәнлеген алга таба камилләштерү максатларында әзерләнүен билгеләп үтте.

Мәсьәләнең асылы ЗАГС федераль мәгълүмат системасының эшен тәэмин итүче ресурслар күп таләп итүче мәгълүмати-технологик инфраструктураның артык куәтләрен тоту очракларын булдырмаудан гыйбарәт: «Без үткәргән хокукны куллану практикасына анализ күрсәткәнчә, 11 муниципаль районда тиешле вәкаләтләр бирелгән шәһәр һәм авыл җирлекләренең 20 башкарма комитеты 2019 елдан башлап бер генә теркәү чарасын да гамәлгә ашырмаган», - дип аңлатты докладчы.

Ул шулай ук 2021 елның 30 декабреннән федераль закон белән гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенең экстерриториаль принцибы билгеләнгәнлеген билгеләп үтте. Ул дәүләт хезмәтен алу өчен гариза бирүчегә теләсә кайсы ГХАТ органына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында моны 43 муниципаль районның һәрберсендә һәм 2 шәһәр округында эшләргә мөмкин.

«Тәкъдим ителгән закон проекты белән 22 җирлек билгеләнә, аларның башкарма комитетларына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә вәкаләтләр бирелеп кенә калмыйча, ә аларны гамәлгә дә ашыралар, – дип ассызыклады Гөлшат Нигъмәтуллина. - Әлеге мәсьәлә муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары белән дә, җирлекләрнең үзләре белән дә фикер алышу һәм килештерү процедурасын үтте».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International