Мәскәүдә «Ел гаиләсе – 2023» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Халык музыкасы һәм җыр милли театрында узган тантанага илебезнең төрле почмакларыннан, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 84 гаилә җыелды. Быел җиңүчеләр «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Традицияләрне саклаучы гаилә», «Алтын гаилә» номинацияләрендә билгеләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында Мөслим муниципаль районыннан «Яшь гаилә» номинациясендә җиңгән Шәйгардановлар гаиләсе бар. Айрат, Айгөл һәм аларның ике баласы Айсина һәм Самат Мөслим муниципаль районының Митрәй авылында яшиләр. Айрат - «Альметьевскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең слесаре, Айгөл - «Мөслим балалар сәнгать мәктәбе» укытучысы.
Шәйгардановлар гаиләсе район мәдәни-ял итү чараларында актив катнаша, шул исәптән «Мөслим тугайлары» һәм «Ык буйлары» фольклор ансамбльләрендә, шулай ук туган авыл театры труппасында чыгыш ясый. Шәйгардановлар гаиләсенең үз фольклор ансамбле дә бар - «Мирас». Татарстан Республикасыннан «Ел гаиләсе – 2023» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!