Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе, “Ныклы гаилә” федераль партия проекты координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының юбилейлы 90 нчы сезонының беренче премьерасы – «Ай, былбылым!» («И в старости, и в радости…») спектакленә багышланган матбугат конференциясендә катнашты. Көлкеле дә, шул ук вакытта моңсу да булган әлеге комедия шәһәрдәге картлар йортларының берсендә яңа мәхәббәтен очраткан өлкәннәр тормышы турында бәян итә.
Ел саен Татарстан Республикасы ГХАТ органнарында 60 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында өч йөзгә якын пар теркәлә, бу республикада теркәлгән гаилә актларының гомуми исәбендә 1% тәшкил итә, дип билгеләп үтте Г.Р.Нигъмәтуллина.
Чара кысаларында шулай ук 60 ел бергә гомер иткән Нурсубин Мидхәт Сафа улы белән Венера Гали кызын хөрмәтләү тантанасы да булды.