Савгач авылындагы Семеновлар гаиләсенең бриллиант юбилее

2023 елның 30 сентябре, шимбә

Петр Трофим улы белән Нина Сергей кызы Семеновлар алтмыш ел бергә яшәделәр, язмыш каршына иң каты таш - асылташ булып басып тордылар. Юбилярларны матур котлау Урмандәй авыл җирлеге тарафыннан Аксубай муниципаль районының ГХАТ бүлеге һәм авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә оештырылды, алар ир белән хатынны чуаш җырлары һәм йолалары белән сөендерделәр. ГХАТ бүлеге мөдире Светлана Крайнова бриллиант юбилярларга рәхмәт хаты һәм бу кояшлы сентябрь көнендә никахларын теркәгән яшь пардан - Крайновлардан букет тапшырды. Үз чиратларында Петр Трофим улы белән Нина Сергей кызы яшь парларга бәхетле тормыш теләп видеокотлау яздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International