Милли йолалар һәм традицияләрне саклап

2023 елның 30 сентябре, шимбә

2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Республикабызда бик күп халыклар яши. Аларның һәркайсысында кабатланмас, оригиналь йола, гореф-гадәтләр сакланып калган.

Мөслим районында элеккедән калган йолалар бүгенге көнгәчә бик әйбәт, тулы килеш сакланганнар. Һәрбер үткән татар туе әлеге йолаларга нигезләнеп уздырыла.

2023 елның 29 сентябрендә Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Марат Галиуллин һәм Гөлназ Зарипова никахларын теркәделәр. Бүлек белгече Диляра Шакирова яшьләрне туй көннәре белән тәбрик итте. Яшь гаиләне ихластан бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез һәм халкыбыз мәдәниятенә карата хөрмәтне киләсе буыннарга җиткерә алырлар дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International