2023 елның 27 сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 50 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән ирле-хатынлы Коноваловлар гаиләсе Николай улы Николай һәм Кәрим кызы Тәскирәнең гаилә тормышының «алтын» юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.
«Алтын туй»-искиткеч, нык һәм тулы үзара аңлашу мөнәсәбәтләренең мисалы. Коноваловлар гаиләсе лаеклы хезмәт юлын үттеләр, балалар һәм оныклар өчен үрнәк булган искиткеч һәм ныклы гаилә булдырдылар. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, үзара ярдәмләшү һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. 50 ел яраткан кешең белән бергә гомер итү бик зур бәхет.
Бергә яшәүнең 50 еллыгы хөрмәтенә Коноваловларның исемнәре «Районның гаилә тормышының мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге башлыгы Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм тагын озак еллар бергә бәхетле гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар адресына Югары Ослан муниципаль районы Шеланга авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров, балалары, туганнары һәм якыннарыннан җылы сүзләр яңгырады.