16 сентябрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районында «Кросс нации-2023» булып узды. Кросста муниципаль учреждениеләр һәм башка оешмалар катнашты. Катнашучылар арасында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бар иде. Алар дистанцияне бик актив һәм яхшы кәеф белән йөгереп үттеләр һәм бу ярышларда катнашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.