Яшь парларның Түбән Кама шәһәре туган көне белән котлавы

2023 елның 24 сентябре, якшәмбе

1966 елның 22 сентябрендә Кама елгасында урнашкан эшчеләр поселогына шәһәр статусы бирелә. Аңа Түбән Кама исеме бирелә. Шушы көннән башлап яшь Түбән Кама үзенең туган көнен бәйрәм итә. Быел “читсез, чиксез шәһәргә" 57 яшь тула. Зур сәнәгать предприятиеләре һәм дәүләт учреждениеләре барлык шәһәр халкын бу матур бәйрәм белән котлый!

Гаилә - җәмгыятьнең төп күзәнәге, ә җәмгыять – шәһәрләрдә барган барлык прогрессларның төп двигателе. 22 һәм 23 сентябрьдә ГХАТ Идарәсендә 32 никах теркәлә. Бүген «Гаилә» шәһәр паркында Түбән Каманың туган көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында бу бәйрәм көннәрендә никахларын теркәгән яшь пар барлык түбән камалыларны шәһәр өчен мөһим вакыйга белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International