Бүген Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда традицион Туй алды инструктажы узды, анда булачак яшь парларга никахлашуны дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча консультация бирелде, бер парга тантаналы церемония репетициясендә үзен кияү һәм кәләш ролендә сынап карарга мөмкинлек бирелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә телибез, сентябрьдән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә квант психологы Дания Әмир кызы Трухан белән очрашулар яңадан башланды. Бүгенге очрашуда булачак яшь парларга файдалы мәгълүмат белән мөрәҗәгать итеп, Дания Әмировна ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр темасын җентекләбрәк яктыртты, тәрбияләүдәге төп хаталар турында сөйләде, ата-аналар һәм балалар проблемасына кагылды. Психолог белән мондый очрашулар гаиләләр булдыру өчен уңай атмосфера күрсәтә, чөнки кияүләр һәм кәләшләр киләчәк гаилә тормышының мөһим мизгелләренә аңлы рәвештә якынлаша башлыйлар.
ГХАТ идарәсе белгечләре инструктажда катнашучыларга һәр дәүләт теркәвенең мәҗбүри шартлары паспортлар, вакытында килү һәм яхшы кәеф булырга тиешлеген искәрттеләр.