Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә алтын юбилейларын бәхетле тормыш һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге булган Кузиннар гаиләсе билгеләп үтте.
Игорь Андреевич 40 ел Рәссәй Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсендә хезмәт итүгә багышлый, Анна Валентиновна 43 ел Түбән Кама Нефтехимның җәмәгать туклануы идарәсендә эшли.
Бәхетле һәм дус гаиләдә ир белән хатын ике бала Андрей һәм Юлияне үстерәләр. Ата-аналарны юбилейлары белән котлап, балалар үзләренә бүләк ителгән мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм ярдәм өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Истәлекле вакыйга хөрмәтенә Игорь Андреевич һәм Анна Валентиновна исемнәре ГХАТ Идарәсе Мактау китабына кертелә. Юбилярларга мактау акты һәм истәлек китаплары тапшырылды. ГХАТ Идарәсе белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый гаиләләр яшьләр өчен үрнәк булып тора һәм юбилярларга сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм озак еллар бергә яшәү тели.