Бүген Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда "Нефтехимия һәм нефть эшкәртү Колледжы"ның 1 курс укучылары өчен чираттагы "Гаиләчелек"дәресе узды.
10-нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Обухова Ирина Николаевна студентлар өчен гаилә һәм никах темасына күп кенә мавыктыргыч биремнәр әзерләгән. Бөтен дәрес команда уены формасында узды, анда балалар рәхәтләнеп үз белемнәрен ачтылар һәм тирәнәйттеләр.
Мәкальләр һәм әйтемнәр, ассоциатив рәсемнәр һәм сораулар ярдәмендә балалар булачак гаиләләренең моделен төзегәннәр, алар фикеренчә, иң кирәкле матди һәм матди булмаган гаилә кыйммәтләрен чәчәккә язганнар.
Бүгенге дәрес ярдәмендә балалар бәхетле гаиләнең нинди булырга тиешлеген белергә, булачак ир белән хатынның уңай сыйфатларын сайлауда өстенлекләр куярга тырыштылар.