Никах берләшмәсенең егерме еллыгы символы булып фарфор тора, борынгыдан ук кешеләр тарафыннан үзенең нәфис матурлыгы белән кадерләнә. Ир белән хатынның бу көнгә мөнәсәбәтләре, тормыш сынауларына карамастан, чыннан да матур һәм гармонияле була. Мондый затлы материал, туй көненнән 20 ел узгач, никахның бөтен кыйммәтен камил рәвештә ассызыклый.
8 сентябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Басыровлар үзләренең 20 еллык юбилеен – фарфор туйларын билгеләп үттеләр. Хөрмәт, ышаныч һәм үзара аңлашу ярдәмендә Илназ Васильевич һәм Лиса Ивановна барлык авырлыкларны җиңеп, никахларын ныграк һәм гармониялерәк итә алдылар.
Юбилярларны бергә гомер итүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм чәчәк ату телибез!