2023елның 16 сентябрендә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында «Нечкәбил-2023» аналар һәм гаилә гүзәллеге республика конкурсының ярымфиналы узды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 30дан артык гаилә үзләренең гаилә байракларын һәм гимннарын тәкъдим итте. Апас муниципаль районын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина гаиләсе тәкъдим итте.