Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән 39 яшь гражданга паспортлар тапшыру тантанасы булды

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Бәйрәм чарасының мактаулы кунаклары-Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Римма Зиннур кызы Фәсхетдинова, туганнары һәм якыннары.

Паспортлар тапшыру-һәр яшь кешенең тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Бу гадәти булмаган һәм тантаналы көн егетләр һәм кызлар өчен истә калыр, һәм без аларның Ватаныбызның лаеклы гражданнары булачагына ышанабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International