Шәһәр көнендә һәм Республика көнендә Әгерҗедә юбилярларны хөрмәтләделәр

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Әгерҗе шәһәренең 85 еллык юбилеен билгеләп үткән тантаналы бәйрәм чарасында 50, 40, 30 ел бәхетле парлар булып яшәүче, ил-көнгә лаеклы ул-кызлар тәрбияләп үстергән, үзләре хезмәттә хөрмәт яулаган райондашлар Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләнделәр.

Рафис-Люция ЗАРИПОВлар быел алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Рафис Закир улы – зур хезмәт юлы узган хөрмәтле шәһәрдәшебез. Ул Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегендә тракторчыдан капитан дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Люция Салихҗан кызы хезмәт юлын хат ташучы буларак башлаган. Соңыннан шәһәребездәге иң эре тимер юл предприятиесе – локомотив депосында эшләгән. Бәхетле гаиләдә өч бала үскән. Зариповлар - алты оныкның әби-бабасы. Кодаш авылында гомер кичерүче ИСЛАМОВлар парлап рубин туйларына килеп җиткәннәр. Аларга хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, игелеклелек кебек сыйфатлар хас. Расим Сабир улы һәм Римма Миңнефлүр кызы гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәннәр. Икесе дә - хезмәт алдынгылары. Гомуми хезмәт стажлары - 76 ел. Лаеклы ялда булсалар да бал кортлары тоталар, мөгезле эре терлек асрыйлар. Өч кызлары, өч оныклары өчен ныклы терәк алар. Шәһәрдәшләребез Рәшит Разыт улы һәм Диләрә Гатуф кызы МАЛИКОВлар 35 ел элек гаилә корганнар. Ике бала - Нурия һәм Резилгә гомер бүләк иткәннәр. Алар да гаиә корып бик матур яшиләр. Әмир – әби-бабасының олы куанычы. 

Рәшит Разыт улы 38 ел тимер юлда эшли. Электровоз машинисты вазифасыннан лаеклы ялга китә.  Диләрә Гатуф кызы тимер юлда 34 ел бухгалтер вазифасын башкара. Икесе дә Горький тимер юлы дирекциясенең күпсанлы Грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булганнар. Рәмис Равип улы һәм Ризида Флүр кызы ФӘТТАХОВларның матур гаиләсенә – 30 ел. Гаилә башлыгы үз гомеренең күп өлешен тимер юл транспортында эшләүгә багышлый. Резидә Флүр кызының хезмәт юлы банк эшчәнлеге белән бәйли. Ике ул үстерәләр. Олы уллары нефть тармагында хезмәт куя, төпчекләре эчке эшләр органнарында эшли. Тугрылык, үзара хөрмәт һәм намуслылык – Фәттаховлар гаиләсенең төп кыйммәтләре. Гарифуллиннар гаиләсе дә быел энҗе туйларын билгеләп үтә. Эдуард Фәрит улы һәм Наталья Николаевна балачактан ук бер-берсен беләләр. Дуслыклары мәхәббәткә әверелә. 1993 елда яшьләр гаиә коралар. Икесе дә - тимерьюлчылар. Эдуард Фәрит улы Агрыз сервис локомотив депосында эшли. Наталья Николаевна 30 елдан артык бухгалтер вазифасын башкара. Матур гаиләнең дәвамчылары – кызлары һәм уллары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International