30 августта Татарстан Республикасы көнендә Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлегендә тантаналы хәл хөкем сөрде. ЗАГС бүлеге белгечләре яңа туган сабыйларның тууын теркәүне үзенчәлекле итеп башкардылар. Яңа туган балаларның әти-әниләрен бәйрәм белән котладылар һәм туу турында таныклык белән бергә Татарстан флагы символы булган тасмалар тапшырдылар. Татарстан Республикасы көне-безнең республика өчен бик мөһим бәйрәм һәм төбәк халкының күпчелеген тәшкил иткән татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен хөрмәтләү өчен сәбәп.