2023 елның 8 аенда Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 108 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 57се малайлар һәм 51е кызлар. Яңа туган сабыйлар структурасы буенча 34 бала - беренче балалар, 30 - икенче балалар, 24-өченче, 20-дүртенче һәм аннан да күбрәк. 25 балага карата аталык билгеләнгән, уллыкка алу турында 5 акт төзелгән.
Никах статистикасы күрсәткечләренә күчкәндә, ел башыннан 110 парның никах берлеген имзалар белән ныгытуын билгеләп үтик.
Никах статистикасы аерылышу саннары белән капланган, никахны өзү турында 89 акт теркәлгән.
Ел башыннан 6 граждан фамилия, исем яки ата исемен үзгәртү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән, үлем турында 395 акт төзелгән.