Буада 2023 елның 8 ае өчен тууны дәүләт теркәве статистикасы

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге туу турында 108 таныклык бирде, шуларның 57 малай һәм 51 кыз тууы теркәлде. 34 гаиләдә беренче бала туган, 30 бала үз гаиләләрендә икенче, 24 бала өченче, 20 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк булган.

 Яңа туган малайлар өчен иң популяр исемнәр Марк, Раян, Самат, Мирон, Семен, кызлар өчен Амелия, Самира, Мирослава, Алина, Зифа, Камилла, Милена, Азалия була. Сирәк исемнәр арасында Ева, Арина, Усман, Нурлан, Әлим, Наргиза, Сафина, Азалина, Хаят, Виталина, Багдад кебек исемнәрне билгеләп үтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International