30 августта, Республика көнендә, Сарман авылы Татар Илек паркында "Ал таңнарың өчен яратам" исемле бәйрәм чарасы узды. Район халкын бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Чара барышында төрле эшчәнлек өлкәләрендәге алдынгыларга, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына, гаилә юбилярларына Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр, спорт отличникларына дипломнар, 14 яшькә җиткән яшь сарманлыларга паспортлар тапшырды. Бәйрәм сәнгать осталарының җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Тамашачыларны район символы булган сандугач формасындагы чәк-чәк белән сыйладылар.