2023 елның 30 августында Балык Бистәсе бәйрәменә яңа туган балалар гаиләләре чакырылган. Бәйрәм алдыннан Галимҗановлар Риназ Мөдәррис улы һәм Ләйсән Рафис кызы гаиләсендә кечкенә сабый туа, аңа Дэрия дип исем бирәләр, Шәйхиевлар Артем Мәсхүт улы һәм Оксана Рейхман кызы гаиләсендә батыр туа, әти-әнисе Михаил дигән матур исем бирә. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Рәмис улы Ислямов бәхетле ата-аналарны котлады.