30 август көнне Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Туган якка мәхәббәт турында күп матур сүзләр әйтелде, Ватан турында матур җырлар башкарылды. Традиция буенча, бу көнне шәһәрнең һәм районның иң яхшы кешеләрен аерым хезмәтләре өчен хөрмәтләгәннәр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең Мактау грамотасы белән Баулы ГХАТ бүлеге эш башкаручысы Нагимуллина Ләйсән Галимҗан кызы бүләкләнде. Инде 13 елдан артык Ләйсән ГХАТ бүлегендә уңышлы һәм бердәм хезмәт куя. Коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!