Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында 2023 елның 30 августында Кама елгасы яр буенда зур бәйрәм узды. Район халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм программасын Балык Бистәсе районы иҗат коллективлары әзерләде.
2023 елда гаилә юбилеен - 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтүче Корноухово авылыннан Закировлар Рафаэль Гали улы һәм Нурсана Хәмәтгали кызы гаиләсе бәйрәм кунаклары булды. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Ислямов Радик Рәмис улы гаиләне юбилее белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.