Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә Саба ГХАТ бүлегендә никах теркәлде

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү көнендә район ГХАТ бүлегендә танылган спортчы Исмәгыйлев Хайем Фарходович үзенең сөйгән кызы Фарогат белән никахын теркәде.

Хайем Фарходович - өстәл теннисы буенча Россия спорт мастеры, физик культура Отличнигы, югары квалификацион категорияле тренер, спортчы һәм тренер буларак күп тапкырлар Татарстан Чемпионы.

Бәхет кояшы, мәхәббәт йолдызы сез барган юлларны яктыртсын, һәр иртә сезгә бәхет һәм шатлык китерсен, мәхәббәт ялкыны йөрәгегездә мәңге сүнмәсен. Бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International