Туй киемнәреннән килгән 10 пар кияү белән кәләш Мамадыш шәһәре Көненә багышланган бәйрәм концерты сәхнәсендә игътибар үзәгенә әверелде

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов яшь парларны гаилә корулары белән котлады, чәчәкләр, Рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары тапшырды. «Сез булганга шәһәр яшәрә, һәм нәкъ менә сезнең өчен яңа объектлар төзелә һәм чикләр киңәйтелә”, - дип уртаклашты район башлыгы.

Яшь гаилә Ильяс һәм Фәридә Зөфәровлар музыкаль бүләк әзерләгәннәр, ул кичәнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булган.

Фәридә - «Яңа йолдыз» республика проектында җиңүче. Ул үзенең яраткан "Ярый әле син бар" җырын башкарды. Яшь парларның һәрберсе бу кадерле сүзләрне бер-берсенә алтын туй алдыннан да әйтә алачагына ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International