Мәхәббәт вакытны һәм датаны белми, әмма күп кенә яңа өйләнешкән парлар өчен никахны теркәү көне Гаилә бәхетенең тылсымлы символына әверелә һәм аерым мәгънәгә ия була. Шуңа күрә аларның кайберләре матур яки көзге даталарны сайлыйлар. Шуларның берсе 2023 елның 23 августында булды. 23.08.2023 елның матур көнендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 7 пар никахларын теркәделәр. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны чын күңелдән котладылар, тынычлык һәм игелек, гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу теләделәр. Яңа өйләнешкәннәр кичергән кабатланмас минутлар озак истә калсын өчен, һәм һәр ел саен гаиләнең туган көнен дулкынлану белән искә алсыннар өчен.