«Бердәм Россия» көне кысаларында Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында «Гаилә конфликтларын кисәтү һәм судка кадәр җайга салу, җаваплы ата-аналык» темасына семинар-практикум узды

2023 елның 23 августы, чәршәмбе

Чара гаилә иминсезлеген профилактикалауга ярдәм итү, гаилә берлекләрен ныгыту, конфликтлы хәлдә калган гаиләләргә психологик-педагогик, хокукый ярдәм оештыру, яшьләрне җаваплы ата-анага әзерләү максатларында үткәрелде.

Семинарда ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНВ» хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Тарханова Алсу Абдрахман кызы; Нигъмәтуллина Гөлшат Радиф кызы-ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы; Илдарханова Чулпан Илдус кызы -ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры; Мостафина Софья Альфредовна-ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары; Овчинникова Елена Владимировна-МБУ МП “Ышаныч”директоры, Салахутдинова Гөлфия Әхмәтгали кызы-педагог-психолог, “Росток” реабилитация һәм коррекция үзәге директоры, Пушкарев Владимир Михайлович -«ТР аталар берлеге» РОО җитәкчесе, Яңа Чишмә районында яшәүче яшь парлары, Яңа Чишмә районы хатын-кызлар советы әгъзалары, ЗАГС хезмәткәрләре, мәктәп ата-аналар комитетлары, аталар берлеге, дини конфессияләр вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International