Алтын-иң кыйммәтле металл. Йомшак, ләкин шул ук вакытта нык, сирәк һәм матур. Мамадыш шәһәренең Никахлашу сараенда Алтын туйларын үткәргән Хайбрахмановлар парларының мөнәсәбәтләре дә шундый ук матур һәм ныклы.
Язылышу сарае никадәр “алтын” теркәлүләр күрсә дә, ләкин монсы аеруча хисле һәм истә калырлык булды!
Рәсим белән Нәсимәнең мәхәббәт тарихы 1972 елда башлана. Яшь һәм перспектив Рәсимне Мамадыш районына җибәрәләр. Эшләре буенча аның күзенә вакыт-вакыт матур, тыйнак һәм бик акыллы кыз эләгә. Тиздән ул аның белән танышырга батырчылык итә. Шулай итеп алар арасында дуслык барлыкка килә, ул әкренләп чын һәм эчкерсез мәхәббәткә әверелә. 1973 елның сентябрендә алар икесе дә Мамадыш районының Куюк-Ерыксин авыл советына икәү барып язылышып кайталар, ә аннары кәләш йортында туй үткәрәләр. Ул вакытта зур теркәлүләр үткәрү кабул ителмәгән. Нәкъ менә шуңа күрә Мендельсон вальсы астында «Алтын» туй гөләтү парыбыз өчен аеруча дулкынландыргыч була.
Бүләкләү тантанасын бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова Хайбрахмановлар гаиләсе өчен төзелгән махсус сценарий буенча уздырды. Гаилә кроссворды, шаян сораштыру - бу сынаулар Хайбрахмановларның никахының ныклыгын раслады гына.
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле булып юбилярларның гаилә оныклары белән бергәләп гаилә агачын җыю булды. Бу агач әби-бабай йортының диварында хөрмәтле урын алачак. Җавап итеп оныклары да үз истәлекле бүләкләрен алалар.
Юбилярларны район башлыгы исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Вәзир Нәзирьянович Фаизов котлады. Юбиляраларның шәһәр һәм район тормышына керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте.
Юбилярларның балалары һәм оныклары да күңелгә үтеп керерлек котлау әзерләделәр. Гаилә фотолары коллажы, үз куллары белән бәйләнгән курчаклар, шигырьләр, күңелгә үтеп керерлек сөйләм – болар барысы да бу матур кичнең җылы хәтирәләре булачак.
Юбилей - ышаныч, мәхәббәт һәм толерантлык бәйрәме, - дип билгеләп үтте Ландыш Альфатовна. Озак еллар мәхәббәт һәм татулыкта яшәгез, Яңа матур юбилейларны бәйрәм итегез һәм бәхетле булыгыз! Без сезне зөбәрҗәт туена көтәбез, - дип өстәде ул.