2023 елның 15 августында Чистай никахлашу сараенда тууны теркәү тантанасы булды. Бәхетле ата-аналарны - Альберт Камилевич һәм Алия Гайсовна Ярмушевларны якыннары һәм туганнары котлады. Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева әти-әниләренә яңа туган улы Самирның туу турында таныклык тапшырды. Бу гаиләдә өченче бала!