Баулы ГХАТ бүлегендә 100-нче бала теркәлде

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Роман һәм Эльза Нарзуллаевлар гаиләсендә көтеп алынган кыз бала булды. Яңа туган балага Мия дигән матур исем бирделәр.

Бәхетле ата-ананы ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова җылы котлады һәм туу турында таныклык белән бергә кечкенә бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International