Менделеевсктан Латыйповлар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

7 августта Менделеевск районы ЗАГСында Латыйповларның алтын юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. Миргазиян Миргарифан улы һәм Таскира Габдрахман кызын район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров котлады, Рәхмәт хаты тапшырды. Котлауларга кызлары, ЗАГС бүлеге башлыгы Татьяна Алексеева да кушылды. Латыйповлар гаилә бәхетенең сере гади дип ышана: бер-береңне хөрмәт итү, хисләрне саклау. Төп байлык дип кызларын саныйлар, СВО зонасында булган оныгы өчен борчылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International