Зәй муниципаль районында игезәкләр туды

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Зәй мунципаль районы ГХАТ бүлегендә июль ахырында искиткеч вакыйга белән билгеләп үтелде: Руслан Гамир улының һәм Миләүшә Маузир кызының игезәкләр тууын теркәделәр. Аларның кызлары Сабина һәм уллары Самат ике минут аерма белән 19 июль көнне 2360 гр һәм 2920 гр. авырлык белән дөньяга килде!

ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина Сабина белән Саматның әти-әнисен икеләтә бәхет, икеләтә шатлык белән котлады. Балалар сау-сәламәт һәм бәхетле булсын, тормышыгызда бердәм булып барсыннар, әти-әниләрегезне куандырсыннар. Гаилә иминлеге, муллык, тынычлык һәм уңышлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International